16+

Кагыйдәләрне өйрәнеп үс

Дөньяда юл-транспорт һәлакәтләрендә ел саен 260 мең баланың гомере өзелә. Россиядә уртача 900-950, Татарстанда 25-30 бала юлда үлә.

Кагыйдәләрне өйрәнеп үс

Дөньяда юл-транспорт һәлакәтләрендә ел саен 260 мең баланың гомере өзелә. Россиядә уртача 900-950, Татарстанда 25-30 бала юлда үлә.

- Быелның тугыз аенда башкаланың Киров районында 136 авариядә сигез кеше һәлак булды, 175 кеше төрле авырлык­тагы имгәнүләр алды. Балалар катнашындагы 20 фаҗигадә бер баланы югалттык, 22 малай һәм кыз имгәнде, - диде Казан шәһәренең Киров районы буенча эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рафаэль Сәгъдиев. - Баланың юл һәлакәтенә эләгүе аның үзе өчен дә, ата-анасы өчен дә тетрәндергеч вакыйга, куркуы еллар буена узмаска мөмкин.

Балалар катнашындагы аварияләрне булдырмау максатында, ЮХИДИ төрле рейдлар оештыра, мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында лекция-очрашулар да үткәрелә.

Чираттагы очрашу 69 нчы балалар бакчасында булды. Полиция капитаны Сәгъдиев малайларны һәм кызларны юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнеп үсәргә чакырды, бу эштә укытучы-тәрбиячеләргә зур өметләр баглавын әйтте.

- Октябрь һәм ноябрь айларында көн кыска, караңгы тиз төшә. Кар булмаганлыктан, төнге якта юлларда кеше начар күренә, бу аварияләргә җирлек тудыра, - дип, Рафаэль Сәгъдиев ата-аналарга балаларының киемнәренә яктылык кайтаручы фликерлар, боҗралар беркетергә киңәш итте. Бакчага йөрүче нәниләргә яктылык кайтаручы боҗралар бүләк итеп таратылды.

Яктылык кайтаручы продукцияне почта бүлекчәләрендә сатып алырга да була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading