16+

Кайбер россиялеләр 2023 ел өчен яңа төр салым түли башлаячак

2023 елда керемнәре барлык банк счетлары буенча 130 мең сумнан артып китүчеләр яңа салым түләргә тиеш.

2023 елда керемнәре барлык банк счетлары буенча 130 мең сумнан артып китүчеләр яңа салым түләргә тиеш.

Бу хакта Югары икътисад мәктәбенең илкүләм тикшеренү университеты хокук факультеты деканы Вадим Виноградовка сылтама белән, "Прайм" хәбәр итә. Аның сүзләренчә, кертемнәргә салым барлык банклар буенча исәпләнә. Түләнми торган сумма елына максималь төп ставкага бәйле – аны 1 миллион сумга арттыралар. "– Хәзерге вакытта максималь ставка 13 процент тәшкил итә, димәк, гомуми керемнән 130 мең сум акчаны алырга кирәк булачак, дип аңлаткан Виноградов исәп-хисап механизмын. – Әгәр дә кертемченең барлык банк счетлары буенча еллык кереме бу суммадан түбәнрәк булса, бу ел өчен салым түләргә туры килмәячәк. Әгәр артып китсә – салым ставкасы 13 процент тәшкил итәчәк". Белгеч россиялеләргә исәпләүләрне мөстәкыйль үткәрергә туры килмәячәген әйтә, моның белән Федераль салым хезмәте шөгыльләнәчәк, ул клиентларның банклардагы керемнәре буенча мәгълүматларны үзе эшкәртәчәк. Салымны киләсе елның 1 декабренә кадәр түләргә кирәк.

Безнең телеграм-каналга язылыгыз!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

2

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading