16+

Кайбер хатын-кызларга 200 мең сум түләмәкчеләр

25 яшькә кадәр бала тапкан хатын-кызларга 200 мең сум түләмәкчеләр.

25 яшькә кадәр бала тапкан хатын-кызларга 200 мең сум түләмәкчеләр.

Дәүләт Думасында 25 яшькә кадәр бала тапкан хатын-кызларга 200 мең сум түләргә тәкъдим иттеләр. Әлеге пособиене хатын-кызның 25 яшенә кадәр туган һәр баласы өчен түләргә сорыйлар. Закон проекты партия лидеры Леонид Слуцкий җитәкчелегендәге ЛДПР фракциясе депутатлары тарафыннан әзерләнгән, дип хәбәр итә ТАСС.

Мондый пособиене яшь әни 25 яшькә кадәр туган һәр баласы өчен ала дип билгеләп үтелә. ЛДПР партиясе җитәкчесе урынбасары Сергей Леонов белдергәнчә, закон проекты нәкъ менә яшь гаиләләрдә туучылар санын арттыруга юнәлдерелгән. Авторлар закон проектының 2025 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керү вакытын билгеләргә тәкъдим итә.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading