99 яшьлек Миңлегөл апа Гафиятуллина белән без якташлар. Ул Әлки районы Түбән Әлки авылында туып үскән.
Хәзерге вакытта Лаеш район үзәгендә гомер итүче кызы Талия апа Шакирова гаиләсендә кунак итә. Шуңа аның белән күрешү өчен дә без Кама ярында урнашкан шәһәргә юл тоттык.
Ап-ак кирпечтән төзелгән зур өйнең челтәрле капкасын ачып түр якка үтәбез. Зур, иркен аш-су бүлмәсендә яшел төстәге бәрхет күлмәген кигән Миңлегөл әби безне кочакларын җәеп каршы алды. Ә матурлап бәйләнгән яулыгы аеруча чибәрләтә сыман үзләрен. Гүя күптәнге танышлар, безне үз баласына тиңләп өстәл янына чакырды. Үзенекеләр шул, без бит төрле елларда яшәсәк тә, Ата суы елгасында коенып, аның суларын эчеп, Әлки болыннарында көтү көтеп, уйнап үскән балалар.
Миңлегөл әбидән серле матурлык, чисталык бөркелеп тора. Күпме самимилек үзендә. Ул моннан бик күп еллар элек булган хәл– вакыйгаларны яңадан хәтерендә яңартып, күңеле аша үткәреп безнең белән уртаклашты.
... Миңлегөл әби 1925 елның февралендә дөньяга килгән.
– Түбән Әлки авылы уртасында МТС дигән язылган агач бүлмәгә беренче класска укырга киттем, – дип хатирәләрен яңарта якташ әбием. – Әнием киндер тукымадан бер букча тегеп бирде. Берүзем укырга киттем. Дәресләрдән соң өйгә кайттым да, самовар янына бөгелеп утырдым. Аның астында ниндидер язу бар, шуны укыдым. Әти көлә генә бит: “Карале, укырга өйрәнеп кайткан бит”, ди. Яратып укыдым. Мөгаллимнәремне әле дә хәтерлим (безгә һәрберсен санап чыкты - ред.иск.). Миннән соң Ләмига, Нурания исемле сеңелләрем, Әхәт исемле энем туды.
Миңлегөл әби җиденче сыйныфны тәмамлауга 14 яшендә почта таратучы булып эшли башлый. Шулай беркөнне хат-гәзитләрне алып кайтып барганда авыл уртасына җитүгә “сугыш башланган!”дигән хәбәрне ишетә ул. Халык елый, борчыла. Шул көннән тормыш төптән үзгәрә. Әтиләре инде карт, алтмыштан узган, аны сугышка алмыйлар. Ә менә үсмер кызны Казан тирәсендә ныгытмалар төзергә эшкә озаталар.
Ил белән кичергән ул авыр, дәһшәтле еллар җанга гына түгел, канга сеңгән. Каядыр еракта коточкыч төш булып калган ул хатирәләр яңарткан саен сискәндереп җибәргәндәй була. Менә хәзер дә ул шул халәтенә кайтты, ахрысы. Үзәгенә үткән көннәрнең иң ачы, иң хәтәр мизгелләрен тагын бер кат күңеле аша үткәреп безнең белән уртаклашты.
– Ул елны кыш бик салкын килде, зыкы салкын көннәр, ә без берничә кыз район үзәгенә булган 25 чакрым юлны җәяү үттек. Тиешле урынга барып җиттек. Ә мине өстең-башың начар, буең кечкенә, дип кире борып җибәрделәр. Буран котыра, салкын үзәккә үтә. Пәлтәм иске. Туңып беткәнмен. Өйгә кайтып кердем. Өстемне ап-ак бәс каплаган. Борыным гына күренә, бер төн өйдә кундым. Ә икенче көнне янәдән авыл советына чакыралар. Аэропорт ягына торф казырга барырга. Моңарчы авылдан беркая да чыкмаган 12-13 баланы җыеп озын арбага утырттылар да, безне ике бабай кулына тапшырып озатып та җибәрделәр. Спаска җиттек, шунда пароходка утырырга тиешбез....–дип Миңлегөл әби күп еллар элек башыннан үткәннәрне күз алдыннан уздырып сөйли.
... Алты ай буе җир казып, ныгытмалар кора алар. Ачлы-туклы, ярым ялангач көе көч җитмәстәй эшне башкаралар. Салкыннар үзәккә үтә. ... Бер көнне кояш кыздыра, төнен ай балкый, икенче көнне коточкыч буран башлана. Түземлекләре беткән үсмерләр качарга уйлый.
– Һәр районнан 11әр кеше. Киттек без. Юлга чыксак, тотачаклар, шуңа авыл саен кереп, болын–тугайлар аша кайтабыз. Саескан Тавына килеп җиттек тә, паром килгәнен көттек, кача-кача кердек, мичкәләр арасына качтык. Аннан чыккач, кем машина арбасына, кем атка утырып юл тотты. Суыксу авылына килеп җиттек, тукта ял итик әле дип йокыга кителгән. Аяклар кып-кызыл, үкчәләр ярылып беткән. Ничек түзгәнбездер. 150 чакрым юл үтелгән бит. Аяклар авыртуына чик-чама юк. Аксаклап кайтып кердем, каршы алырлар дип шатланам, - ди Миңлегөл әбием. Ә әтисе: “Нишлим инде. Кайбер иптәшләрең кайтып җиттеләр дә, аларны качкан өчен төрмәгә алып киттеләр”, дип елый башлый. Иртән торса, кызны тагын авыл советына чакыралар. Миңлегөлне Куйбышка, Иделдәге утрауларның берсендә агач кисәргә җибәрәләр! Ә анда күргәннәре китап язарлык. Ничек түзгәннәр!
– Агач паромнарга төялеп, кереп киттек Идел уртасына. Агачның калынлыкларын белсәгез икән. Бүрәнәләрдән сал, ягъни паром ясаталар. Бөтен җирдән елан килеп чыга. Кап-кара урман. Ике ай шунда эшләдек. Качып та карадык. Башта суга атларны куып төшердек, үзебез аларга ябышып, кулга-кул тотынып, су кичтек. Шулай өч чакрым юл үттекме икән безне сакчылар куып тотты. Ни чаклы газаплар белән үткән юлны кире шулай узарга туры килде. Шуннан инде качу турында башка уйламадым, кызлар үгетләп караса да, бу кырыс шартларга ничек тә түзәргә булдым. Әниләр мине үлгәндер, дип уйлаган. Ә безне кыш җиткәч авылга кайтарып җибәрделәр, – дип дәвам итә гыйбрәтле тормыш юлы турындагы хикәятен әңгәмәдәшем.
...Бервакыт дус кызлары Миңлегөлгә: “Без укырга китәргә булдык, әйдә безнең белән!” диләр. Шулай итеп Миңлегөл 17 чакрым ераклыкта урнашкан Алпарга йөреп укый башлый, урта белем ала.
– Ике атна укыдыммы икән, бер апага фатирга кергән идем. Әти килеп җиткән.”Кызны алып китәм, карый алмыйм, җибәрер өчен бер кисәк ипи, өстенә алыр өчен кием ала алмыйм” ди. Басуда черегән бәрәңгегә кадәр, үсеп утырган кычытканга кадәр ашалып беткән, ә гаиләне яшәтергә кирәк. Шулай итеп кире Түбән Әлкигә кайтып киттек. Бер елымны колхозда төнге сменада ашлыклар складында эшләдем. Уку теләге көчле булгандыр инде, сентябрьдә яңадан киттем Алпарга. 17 чакрымны кистереп барабыз. Кырлар, болыннар аша гына. Чөнки юллар юк. Бермәлне дүрт бүре арттан килә. Без җиде кыз, и-и куркабыз үзебез, бәхеткә җанварлар тимәде безгә, - ди әле дә шаккатып искә ала ул көнне Миңлегөл апа.
Алпарда урта мәктәпне тәмамлагач Миңлегөлне Карга авылына балалар укытырга юллыйлар. Япь-яшь кызны дүртенче классны укытырга билгелиләр. Сыйныфында 12 бала булгандыр. Рус телен белмәсә дә, балаларга укытырга кирәк. Үзе дә укый, белгәннәрен укучыларына төшендерә.
– Үзем дә бала гына бит.17 яшь миңа. Капка төбенә каршы барып алалар. Мәктәбебез иске, дәрес вакытында балаларым өши башласа, гимнастика ясатам. Икенче әниләре кебек булдым. Үзем дә үстем, алар да үсте. Рәхилә дигән укучым бар. Һаман да хатлар язышабыз, “Беренче укытучым. Безнең апа диләр әле дә. Гомерлек апа булып калдым мин аларга, - ди Миңлегөл апа.
Сугыш тәмамлана, ә 1947 елда туган авылы Каргага фронтовик, танкист, күкрәге орден-медальләр белән бизәлгән Хәмәтсафа Гафиятуллин кайта. Апасында фатирда торучы укытучы кызга бер күрүдә гашыйк була егет. Ә кыз исә сер бирми, ул мөгаллимә, аңа әнә ни чаклы баланың күзе багылган. Тик сугышта ныгып, чыныгып кайткан егетнең дә кире чигенәсе килми. Бер алдына, бер артына төшеп, тәки үзенә карата бит Миңлегөлне.
Никах укытып, туй итеп, гаилә тормышын башлап җибәрәләр яшьләр. Һәм 47 ел бергә гомер итеп, 5 бала үстерәләр. Миңлегөл апаның тормыш иптәшен еш кына авылдан-авылга күчереп төрле эшкә билгелиләр. Ул “Сталин”, “Югары Актай”, “Спутник” колхоз-совхозларын җитәкли. Соңыннан инде Каргага идарәче булып кайта. Гаиләсе дә аннан калмый. Шуңа күрә Миңлегөл апага мәктәптән китәргә туры килә. Лаеклы ялга кадәр 8 ел кибетче булып эшли ул.
Биш бала үстергән ана бүген улы Ринат, килене Рәхилә тәрбиясендә картлык әҗере күреп гомер итә. Аның “дәү әни!” дип өзелеп торучы 13 оныгы, 15 оныкчыгы һәм өченче буын оныклары бар. Ул балаларының, килененең акыллы, мәрхәмәтле, үзенә карата шәфкатьле булуларына шөкрана кыла. Гомерең офыкларга баккан бер мәлдә кадер-хөрмәттә өйнең фәрештәсе булып яшәүдән дә рәхәте юктыр да ул.
Гасыр тутырып килүенә карамастан, ул әле сөбханалла! Хәтере яшьләрне бер якка куярлык. Биш вакыт намазын калдырырга тырышмый. Киләсе февральдә Миңлегөл әби Гафиятуллинага 100 яшь тулачак. Шушы матур бәйрәмен якыннары белән рәхәтләнеп билгеләп үтәргә, башкаларга киңәшләре белән булышып яшәргә язсын иде аңа.
Комментарийлар