16+

Калфак Америкага китте

Әле күптән түгел генә, февраль аенда, рәссам, халкыбызның милли кул эшләре остасы Флера апа Калмурзинаның музей-фатирында кунакта булып, очрашу уздырсалар, бу юлы Казан шәһәре «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы Совет районының 180нче күп профильле, полилингваль гимназиясендә үтте.

Әле күптән түгел генә, февраль аенда, рәссам, халкыбызның милли кул эшләре остасы Флера апа Калмурзинаның музей-фатирында кунакта булып, очрашу уздырсалар, бу юлы Казан шәһәре «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы Совет районының 180нче күп профильле, полилингваль гимназиясендә үтте.

Кунакларны гимназиянең директоры Илдар Саяхов ачык йөз белән каршы алды. Кунаклар арасында Америкадан кайткан ханым – Нью-Йоркта яшәп иҗат итүче тәрҗемәче, биология фәннәре кандидаты Сурайя Гайнуллина да бар иде. Туган илен сагынып кайтучы якташыбыз, Казанда санаулы гына көннәре калуга карамастан, оешманың чираттагы утырышында хөрмәтле кунак булырга вакыт тапты. Башкалабызның «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рәхимә Арсланова аның башына нәни генә матур милли калфак кидергәндә, кунагыбызның күзләрендә мөлдерәмә яшь иде. «Минем өчен моннан да зур бүләк була алмый. Һичшиксез, Америкадагы татарлар белән дә бүлешәчәкмен мин бүгенге чарада булу шатлыгын», - диде ул. «Без анда яшәсәк тә, «Ил»,«Илгә кайтабыз» дип сөйләшәбез», – дип ассызыклады ханым, сагыну яшьләрен сөртеп.
Мәктәп укучылары тарафыннан укытучылары белән бергәләп әзерләнгән «Бәби чәе» күренеше утырышны җанландырып җибәрде.

Килгән кунаклар арасында «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының Яшел Үзән шәһәре бүлекчәсе җитәкчесе Гөлинә Саттарова да бар иде. Ул Яшел Үзән шәһәрендә булып узган «Тел ачкычлары» конкурсы турында әйтеп узды.

Чараның махсус кунагы – күренекле татар галиме, тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Русия Гуманитар фәннәр академигы, ЮНЕСКОның халыкара мәдәният институты ректоры, ЮНЕСКО эшләре буенча Татарстанда Комиссия әгъзасы һәм Татарстанның Иҗтимагый палатасы әгъзасы Энгель Таһиров күп җирләргә таралган, үз юлын тапкан «Ак калфак» иҗтимагый оешмаларының эшчәнлеген югары бәяләде. Югалтканны табу, тапканны киләчәк буынга тапшыру сагында торучы «Ак калфак» оешмаларының кыйбласы дөрес һәм хак икәнен ассызыклады. Энгель Таһиров төрле районнарда, төрле шәһәрләрдә, төрле өлкәләрдә һәм дөньякүләм булдырылган шушы оешманың рәисе – Бөтендөнья «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисовага «Ел остазы-2018» медален тапшырып, рәхмәт хаты белән бүләкләде.
Казан шәһәре «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының тагын бер кунагы – Мансура апа Солтанованың моңлы итеп «Сөембикә бәете»н укуы кичәгә тарихи сихри җылылык өстәде. Казан мәдәният университеты кызлары башкаруында «Кыз елату» йоласы күренеше үзәкләргә үтеп керде.

Киләчәккә планнар турында фикерләшеп, яңа идеяләр белән рухланып, Казан шәһәренең «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы чираттагы утырышын менә шулай эчтәлекле итеп уздырып җибәрделәр. Алда әле зур планнар көтә. Татар хатын-кызларының киләчәк буын алдында бурычы бик югары. Моны беребез дә онытмасак иде.


 
Мөслимә Гыйльманова,
Казан шәһәре «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының актив әгъзасы.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading