16+

Калуга шәһәрендә Татарстан милли мәдәнияте көне узачак

Калуга өлкәсендәге Төбәк Татар Милли-Мәдәни Автономиясе бүлекчәсе 22 февраль көнне Татарстан милли мәдәнияте көнен билгеләп үтәчәк.

Калуга өлкәсендәге Төбәк Татар Милли-Мәдәни Автономиясе бүлекчәсе 22 февраль көнне Татарстан милли мәдәнияте көнен билгеләп үтәчәк.

«Без үзебезнең шәһәребездә Татарстан көнен инде тугызынчы ел үткәрәбез. Аны ел да 23 февральдә Кызыл армия көненә якын арада уздырабыз. Кичәбезгә хәрби кешеләрне дә чакырабыз», — диде Калуга өлкәсендәге Төбәк Татар Милли-Мәдәни Автономиясе бүлекчәсе җитәкчесе Рәшид Ямбулатов.

Чара 22 февраль көнне, Калуга шәһәре, Салтыков-Щедрин урамы, 10 нчы йортта сәгать көндезге икедә булачак.

«Кичәгә килгән кунаклар татар халкының төрле костюмнарын күреп, татар халык ашларыннан авыз итә алачак. Биредә шулай ук китап-журналлар күргәзмәсе дә оештырылачак. Аннан соң концерт номерлары була. Үзебезнең татар фольклор ансамбле „Дуслык“, „Мозаика“ һәм „Яшьлек“ төркемнәре чыгыш ясаячак. 8-9 сыйныфларда укучы кызлар татарча бииләр. Үзебезнең җырчы кызларыбыз Диана Минхарисова, Асия Гатиатуллина һәм Гөлнара Латыпова татарча җырлаячаклар», — диде Рәшид Ямбулатов. 

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading