16+

Кама Аланы башлыгына штраф салганнар!

Кама Аланы башкарма комитеты бинасында Россия Федерациясенең әйләндерелгән флагы өчен аның башлыгы 5 мең сум штраф түләячәк.

Кама Аланы башкарма комитеты бинасында Россия Федерациясенең әйләндерелгән флагы өчен аның башлыгы 5 мең сум штраф түләячәк.

Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде. 

Массакүләм мәгълүмат чараларында Кама Аланы администрациясе бинасы янында Россиянең әйләндерелгән флагы эленеп тора дигән мәгълүмат барлыкка килде. 

Прокуратура тикшерү уздырды һәм башкарма комитет җитәкчесендә "РФ дәүләт символларын рәсми куллану тәртибен бозу" маддәсе буенча административ эш кузгатты. Суд 5 мең сум штраф рәвешендә җәза билгеләде.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading