16+

Кама елгасында боз астына төшеп киткән балыкчы коткарыла

Бүген иртәнге сәгать 8ләр тирәсендә 112 номерына, Кама елгасында бер ир-атның боз астына китүе турында хәбәр алына.

Бүген иртәнге сәгать 8ләр тирәсендә 112 номерына, Кама елгасында бер ир-атның боз астына китүе турында хәбәр алына.

Шулай ук аны иптәше коткаруы һәм аларның икесенең дә бик нык туңулары турында мәгълүмат килеп ирешә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе хәбәр итә.

Коткаручылар тиз арада килеп җитә. 41 яшьлек ике ир-ат та Казаннан булып чыга. Боз ярылу нәтиҗәсендә, балыкчылар утырган кар автомобиле су төбенә төшеп киткән була. Аларга тиешле ярдәм күрсәтелә. Һәм 8 сәгать 50 минутта ир-атлар ярга чыгарыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading