16+

Кама Тамагы районы башлыгы улын армиядән алып кала алмаган?

Күптән түгел ТР Кама Тамагы районы башлыгы Наил Вазыйхов улын армиягә озаткан иде. "Шәһри Казан" хәбәрчесе аның белән элемтәгә кереп, зур мөмкинлекләре була торып, нишләп егетне алып калмаганлыгы белән кызыксынды. 

Күптән түгел ТР Кама Тамагы районы башлыгы Наил Вазыйхов улын армиягә озаткан иде. "Шәһри Казан" хәбәрчесе аның белән элемтәгә кереп, зур мөмкинлекләре була торып, нишләп егетне алып калмаганлыгы белән кызыксынды. 

Улы Ногинск шәһәрендәге хәрби частькә барып җиткән инде, стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләрендә хезмәт итәчәк. Әти-әнисенә ул үзен урында булуын һәм аның белән барысы да яхшы дип хәбәр биргән. Телефоннарын эш көннәрендә алалар икән, ләкин шимбә һәм якшәмбе көнне туганнары белән элемтәгә керергә рөхсәт итәләр. Менә хәзер Наил Альбертович хатыны белән улы белән аралашыр өчен ял көннәрен көтәләр. Аның фикеренчә, чын ир-ат, ни генә булмасын, Ватан алдындагы бурычын үтәргә тиеш. Баксаң, аның олы улы да армиядә хезмәт иткән икән, хәзер кече улына чират җиткән. Аның сүзләренчә, армия — ул, барыннан да элек, коллектив, егетләр анда аралаша һәм киләчәктә команда буларак эшләргә өйрәнә. Ә бит хәзер яшьләр телефон яки компьютерда бер-берсен күрмичә утыра. 

— Ә менә "җайлау-майлауга" килгәндә, андый фикер башыма да килмәде, чөнки чын ир-ат бу юлны үтәргә тиеш. Улларым да үзләре хезмәт итәргә теләк белдерделәр. Ә хәзер армиягә бармас өчен төрле медицина тикшерүләре узалар һәм калыр өчен төрле юллар табарга тырышалар. Гомумән, Ватанга хезмәт итүнең, совет чорындагы кебек, абруйлы һәм дәрәҗәле булуын телим. Шул рәвешле генә без чын ирләр һәм яклаучылар тәрбияли алабыз, — диде Наил Вазыйхов.

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Нинди урнэк! Исэн-сау хезмэт итеп кайтсын улыгыз

    Мөһим

    loading