16+

Кама Тамагында альпинистлар бозлы кыяга менде

20-21 гыйнвар көннәрендә Кама Тамагында Идел елгасы буенда альпинизм буенча “Камаские вертикали” ачык, шәхси Татарстан Кубогы ярышлары узды.

Кама Тамагында альпинистлар бозлы кыяга менде

20-21 гыйнвар көннәрендә Кама Тамагында Идел елгасы буенда альпинизм буенча “Камаские вертикали” ачык, шәхси Татарстан Кубогы ярышлары узды.

Казан, Киров, Ижау, Чаллы, Әлмәт шәһәрләреннән килгән катнашучылар махсус боз катырылган кыяга менде. Ярыш тизлеккә менү һәм катлаулы аралыкны дөрес итеп узу кебек ике төр дисциплина буенча барды. 


Ел саен республикада мондый төр ике ярыш Казан белән Чаллыда уздырыла иде. Кама Тамагы аны әле беренче генә кабул итүе. Россия буенча бу спортта иң алга киткән төбәк Киров булса, Татарстан ярышны оештыру ягыннан беренче. Киләчәктә альпинизмның бу төре кышкы Олимпия уеннарына да керергә мөмкин.   

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading