16+

Камал театры ремонтка ябыла...

Камал театры бинасының ремонтка ябылу вакыты проект эшләре төгәлләнгәч билгеле булачак.

Камал театры ремонтка ябыла...

Камал театры бинасының ремонтка ябылу вакыты проект эшләре төгәлләнгәч билгеле булачак.

ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов әйтүе буенча, хәзерге вакытта проект эшләре алып барыла. Ул ремонтның сроклары буенча сорауларга киләсе атнада ачыклык кертеләчәген әйтте.

13 апрельдән Камал театрының Минзәлә, Чаллы, Әлмәт шәһәрләрендә гастрольләре башлана. Камал театры сәхнәсендә Гафури театрының гастрольләре планлаштырылган иде.

Камал театрының матбугат үзәге Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театрының гастрольләре мәсьәләсен шәрехләп: «Гастрольләр була. Үзгәрешләр юк», диде.

Камал театры афишасы 25 июньгә кадәр билгеләнгән һәм билетлар сатуга чыккан. 7 -13 июнь көннәрендә «Нәүрүз» халыкара театр фестивале үткәрелә.

Камал театры бинасында ремонт кирәклеге турында сөйләшүләр күптән бара. Аның срогы, расланмаган мәгълүматларга караганда, 8 айдан 2 елга кадәр булырга мөмкин.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading