16+

Камал театры Илдар Юзеев әсәрен сәхнәләштерергә җыена

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында яңа спектакльнең репетицияләре бара.

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында яңа спектакльнең репетицияләре бара.

Театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев җитәкчелегендә шагыйрь, драматург Илдар Юзеевның "Ак калфагым төшердем кулдан" пьесасы буенча куелачак спектакльдә Россиянең һәм Татарстанның халык артистлары Әзгар Шакиров, Ринат Таҗетдинов, Равил Шәрәфиев, Алсу Гайнулина, Россиянең атказанган һәм Татарстанның халык артистлары Илдус Әхмәтҗанов, Айдар Хафизов, Наил Дунаев, Рузия Мотыйгуллина, Татарстанның халык артистлары Әсхәт Хисмәтов, Искәндәр Хәйруллин, Люция Хәмитова, Раушания Юкачева, Илдус Габдрахманов, Венера Шакирова, Татарстанның атказанган артисты Мәрьям Юсыпова һәм театрның яшь артисткасы Алинә Мөдәрисова катнаша, дип хәбәр итә kamalteatr.ru.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading