16+

«Камилә, без синең белән!»: Казанда Вәлиеваны яклап язылган плакатлар пәйда булды

Казанда фигурист Камилә Вәлиеваның фотосурәте, шулай ук аның адресына ярдәм сүзләре язылган реклама щитлары барлыкка килде.

Казанда фигурист Камилә Вәлиеваның фотосурәте, шулай ук аның адресына ярдәм сүзләре язылган реклама щитлары барлыкка килде.

Бу хакта шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шәһәр урамнарында барлыгы 29 шундый реклама плакаты урнаштырылган, анда "Камилә, без синең белән!" дип язылган.
Әйтергә кирәк, 15 яшьлек фигуралы шуучы Казанда туып-үскән.
Камилә Вәлиева Пекин Олимпиадасында хатын-кызлар арасындагы ялгыз шуу буенча кыска программада җиңүче булды. Икенче урынны Анна Щербакова яулады. Александра Трусова — дүртенче.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading