16+

Камил Хәмзин: «Алмасы җитешсен өчен, бәрәңгене казымыйча, сабагында килеш октябрь аена кадәр тотарга кирәк»

Кукмара районы Түбән Шәмәрдән авылыннан Камил Хәмзин бәрәңге үстерүнең чын тәмен белә.

Камил Хәмзин: «Алмасы җитешсен өчен, бәрәңгене казымыйча, сабагында килеш октябрь аена кадәр тотарга кирәк»

Кукмара районы Түбән Шәмәрдән авылыннан Камил Хәмзин бәрәңге үстерүнең чын тәмен белә.

Ул 1996 елдан бирле бәрәңге алмасыннан икенче икмәк үстерү белән шөгыльләнә икән. «Бәрәңге алмасы орлыгыннан үстергәндә, гаҗәеп төрле бәрәңгеләр барлыкка килә. Алар көчле сабаклы булалар, чирләргә бирешмиләр, мул уңыш бирәләр», – ди ул.

Алмасы җитешсен өчен, бәрәңгене казымыйча, сабагында килеш октябрь аена кадәр тотарга кирәк икән. «Бакчадан алмаларны җыеп алгач, өйгә кояшлы җиргә куям. Алар анда сары төскә кереп, үтә күренмәлегә әйләнә, һәм орлыклары күренеп тора башлый. Аннан соң аларны кәгазьгә салып киптереп, язга тикле саклыйм, – ди бакчачы. – Язын 15 сантиметр киңлектәге тартмаларга утын көле кушып ясалган яхшы туфрак салып, аңа күп итеп су сибәм, алма орлыкларын бер-берсеннән сигезәр сантиметр тирәсе ара калдырып тезеп чыгам һәм өстенә биш миллиметр тирәсе калынлыкта туфрак салам. Су сибәргә ярамый, бары тик дымы саклансын өчен өстен пыяла белән каплап куярга кирәк. Бер атна дигәндә, үсентеләр тишелеп тә чыга. 40-45 көннән соң үсентеләрне бакчага чыгарып утыртырга була».

Фото: kukmor-rt.ru

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading