16+

Камил хәзрәт Сәмигуллин Кемероводагы фаҗигадан соң, кайгы уртаклашты

Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Кемеровоның “Зимняя вишня” сәүдә үзәгендә янгын чыгып, әлеге фаҗигада зыян күрүчеләрнең якыннарының кайгысын уртаклашты. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Илебез Кемерово шәһәрендә булган фаҗигане ишетеп тетрәнде. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән әлеге янгында якыннарын югалтканнарның тирән кайгысын уртаклашам, Раббыбыз әлеге фаҗигада зыян күрүчеләрнең һәм хәбәрсез югалганнарның гаиләләренә көч һәм түземлек бирүен сорап дога кылам. Әлеге хәсрәтне, үзәк өзгеч ачы кайгы-сагышны җиңү өчен сабыр һәм чыдам булырга кирәк", - диелә мөфтинең кайгынамәсендә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading