16+

Камилә Вәлиева: хөкем итәрләрме, акларлармы?

Россиянең допингка каршы агентлыгы (РУСАДА) генераль директоры Вероника Логинова фигуралы шуучы Камилә Вәлиева белән бәйле допинг эше буенча карарлар кабул ителергә мөмкин булган вакытны әйтте.

Россиянең допингка каршы агентлыгы (РУСАДА) генераль директоры Вероника Логинова фигуралы шуучы Камилә Вәлиева белән бәйле допинг эше буенча карарлар кабул ителергә мөмкин булган вакытны әйтте.

Логинова сүзләренчә, бу эш буенча тикшерүне август аенда тәмамларга җыеналар. «Матбугатта август дип фикер алышалар, без бу вакытка сыешырга тырышабыз. Тикшерү барышында бик күп кешедән сорау алалар, тикшерү таләп итә торган яңа шартлар ачыклана, шуның аркасында аны соңрак тәмамларга мөмкинбез. Рәсми чик юк. Безнең өчен иң мөһиме – дөреслек урнаштыру», – дип китерә «Матч ТВ» Логинова сүзләрен.

Искәртеп узабыз, Камилә Вәлиеваның допинг-пробасында тыелган матдә – триметазидин табылган иде. Фигуралы шуу остасы допингка анализларны декабрь аенда Россия чемпионатында тапшырган.

Соңрак Халыкара олимпия комитеты олимпиада призерларын тикшерү тәмамлангач кына бүләкләү турында карар кабул итте. Вәлиева шәхси турнирга кадәр кертелде, ул анда дүртенче урынны яулады, дип яза Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading