16+

Камиләгә әле дә медаль тапшырмаганнар

Фигуралы шуу буенча команда ярышларында җиңүчеләргә әле дә медальләр тапшырмадылар.

Фигуралы шуу буенча команда ярышларында җиңүчеләргә әле дә медальләр тапшырмадылар.

Иң аянычы - безнең бер спортчы допинг кулланган дигән сүз йөри. Хәтерләсәгез: Россия спортчылары беренче урынны алган иде. Икенчедә - АКШ, өченчедә - Япония. Җиңүчеләр билгеләнсә дә, котлау тантанасын икенче көнгә калдырдылар. Тик һаман да спортчылар үзләренә тиешле медальне ала алмыйлар.

Inside The Games басмасы хәбәр иткәнчә, Пекиндагы 2022 елгы Олимпиадада фигуралы шуу буенча команда турнирының медаль тантанасын Россия фигуристларының берсенең допинг-тест (яки наркотик) белән проблемалары аркасында кичектергәннәр. Монда эш Олимпиадага кадәр үк спортчы тапшырган пробада икән. Төгәллек әлегә юк, әмма шундый борчулы хәбәр йөри.

 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading