16+

Кар-бураннар кайчанга кадәр дәвам итәчәк?

Татарстанга кинәт килеп кергән көньяк-көнбатыш циклон аркасында берничә көн тоташ кар ява.

Татарстанга кинәт килеп кергән көньяк-көнбатыш циклон аркасында берничә көн тоташ кар ява.

24 декабрь көнне генә дә явым-төшем айлык норманың яртысын диярлек тутырган. Дөрес, декабрь башы явым-төшемсез булганга, аномаль күренеш турында сөйләргә иртәрәк, ди белгечләр. Декабрь ае карлы булырга тиеш. Күпләп яуган кар һәрчак мәшәкатьләр тудыра. Бу юлы да юлларда 10 баллы «бөке»ләр күзәтелде. Казанда хәтта биш километрга кадәр сузылган «бөке»не дә теркәгәннәр. Машиналар баткан, юл һәлакәтләре булган. Буран аркасында Аракчино – Югары Ослан боз кичүен дә вакытлыча ябарга туры килгән. Юлларда бозлавык, кар көртләре. Мондый һава торышы 27 декабрьгә кадәр сакланачак, ди синоптиклар. ЮХИДИ хезмәткәрләре ерак юлларга чыкмаска, буранлы көннәрдә җәмәгать транспортына күчәргә киңәш итә.

Феликс Гоголь, республиканың Гидрометеорология үзәге җитәкчесе:
– Казан өчен декабрь аенда явым-төшемнең айлык нормасы – 38 мм. 24 декабрь көнне көндез, төнлә 18 мм кар яуды. Карлы көннәр әле сакланачак. 26, 27 декабрьдә дә урыны белән явым-төшем көтелә, көчле җил булырга мөмкин. Бу көннәрдә 10-15 миллиметр кар явар дип уйлыйбыз. Бүген, иртәгә һава температурасы көндез уртача 3-10 градус тәшкил итәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading