16+

Кар күп яуды, димәк, тычканнар үрчиячәк

Карның күп явуы һәм кар катламы югары булу аркасында тычканнар үрчиячәк, дип кисәтә Россельхозцентр.

Карның күп явуы һәм кар катламы югары булу аркасында тычканнар үрчиячәк, дип кисәтә Россельхозцентр.

Экспертлар фикеренчә, илнең бөртекле культуралар җитештерә торган 28 төбәгендә тычканнар чынлап та күпкә артырга мөмкин. Алар арасында Татарстан да бар.  
Тычканнар ел әйләнәсе актив. Җәен кыяклы культуралар белән, көзгә таба бөртеклеләр белән тукланалар. Кышын кар астында җимеш агачларының тамырларын һәм кайрыларын кимерәләр. Базда бәрәңгене ашыйлар. Кар кабыгы тыгыз булганлыктан һәм ашарга да күп булгач, кыш буе үрчергә сәләтлеләр. Тычканнар кар астында кышлый, чөнки анда җылы. Кар күп булган саен, кар кабыгы тыгыз була һәм ул тычканнарны суыктан саклый ди.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading