16+

Карантин үзизоляциядән нәрсә белән аерыла?

Хокук сагындагылар төрле хәбәрләргә карата үз аңлатмасын бирде.

Хокук сагындагылар төрле хәбәрләргә карата үз аңлатмасын бирде.

Коронавирус сәбәпле кертелгән үз-үзеңне изоляцияләү режимы белән бәйле рәвештә мессенджерларда дөреслеге расланмаган хәбәрләр дә тарала башлады.Имеш, штрафлар карантин режимын бозган очракта гына салынырга тиеш.

“Российская газета”га Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, карантин – ул башка илләрдән кайтучылар һәм коронавирус инфекциясе билгеләре булган әмма төгәл диагноз куелмаган кешеләр, шулай ук коронавирус белән авыручылар белән элемтәдә булганнар өчен кертелгән режим. Әлеге режимны бозучылар өчен  җинаять җаваплылыгы яный.

Әгәр дә сез бу категорияләрнең берсенә дә эләкмисез икән, сезгә үз-үзен изоляцияләү режимы билгеләнгән. Бу очракта өйдә утырмаган кешегә штраф язачаклар, дип җиткерә әлеге чыганак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading