16+

Карбыз ашап үлгәннәр

Карбыз ашап үлгән мәскәүлеләрнең канында агу эзләре табылган.

Карбыз ашап үлгән мәскәүлеләрнең канында агу эзләре табылган.

Олы яшьтәге ханым һәм аның оныгы агулану аркасында вафат булган.

61 яшьлек хатын-кыз һәм аның 15 яшьлек оныгының канында агу табылган. Этиленгликоль матдәсенең кеше организмына эләгүе үлемгә китерергә мөмкин, дип хәбәр итә РЕН ТВ.

10 сентябрьдә Мәскәүнең Совхозная урамындагы "Магнит" кибетеннән бер гаилә карбыз сатып ала. Аны ашаган 61 яшьлек хатын-кыз һәм 15 яшьлек оныгының хәле начарая. Алар соңрак хастахнәдә вафат була. Табиблар әйтүенчә, үлем сәбәпләре-агулану. Аларның үлеменең төгәл сәбәбен экспертиза ачыклаячак. Прокуратура тикшерү башлаган.
Сәүдә челтәрендә эчке тикшерү башлануы турында хәбәр иттеләр. Килеп чыккан хәлнең сәбәпләрен ачыклаганчы, кибеттәге бөтен карбызны сатудан алганнар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading