16+

Карелиядә коточкыч юл һәлакәтендә Татарстан кызы, спортчы Ләйлә Саләмова һәлак булган

Карелиядә коточкыч юл һәлакәтендә хай дайвинг буенча Россия чемпионы Ләйлә Саләмова һәлак булган.

Карелиядә коточкыч юл һәлакәтендә хай дайвинг буенча Россия чемпионы Ләйлә Саләмова һәлак булган.

Карелиянең Лахденпох районында Сортавала автомобиль юлының 163 нче чакрымында  13.30 сәгатьтә котоычкыч авария килеп чыккан, дип хәбәр итә республика Дәүләт автоинспекциясе.

Мицубиси Лансер җиңел машинасы һәм Фольксваген Тигуан кроссоверы кара-каршы бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел автомобиль йөртүчесе һәм аның пассажиры һәлак булган.

Татарстан Республикасы спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, авариядә хай дайвинг буенча Россия чемпионы Ләйлә Саләмова үлгән. Спортчыга 23 яшь булган.

2021 елда Сәләмова Хайдайвинг буенча Россия чемпионы була, Хайдайвинг буенча Россия җыелма командасы әгъзасы булып тора. 

фото: Карелия Дәүләт автоинспекциясе

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading