16+

Кариев театры ретрокүргәзмәгә чакыра!

25 февраль көнне Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры оешуга 35 ел тула. 

25 февраль көнне Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры оешуга 35 ел тула. 

Тарихка күз салсак, 1988 елның 25 февралендә режиссер Фәрит Хәбибуллин җитәкчелегендәге “Намус хөкеме” спектакленең премьерасы булган. Спектакль танылган язучы Диас Вәлиев әсәренә нигезләнеп куелган. “Намус хөкеме” спектаклендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин да уйнаган булган. Аның сөйләвенчә, бу спектакль зур аншлаг белән узган. Аны караган тамашачы: “Тагын бер профессиональ театр туды!” – дип сөенгән булган.

Юбилей уңаеннан 25 февраль көнне театрның Кече залында һәм фойесында “35 мизгел” дип аталган ретрокүргәзмә оештырыла. Төрле елларда уйналган спектакль кадрларында Кариев театрының тарихы чагылачак. Ә зур залда 19-20 гасыр башы вакыйгаларына нигезләнгән, татар театрының барлыкка килүен күрсәткән “Артист” спектакле узачак. Режиссеры – Ренат Әюпов, дизайнер – Розалина Мосабирова.

Гомумән алганда, сезон ахырына кадәр юбилей циклы кысаларында күп кенә чаралар планлаштырылган. Мәсәлән, Г.Кариевның туган ягына иҗади сәфәр, шулай ук урамда уздырыла торган театраль чаралар циклы көтелә. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading