16+

Яшь тамашачылар театры Яңа елга премьера әзерли!

Казан дәүләт яшь тамашачылар театры Яңа елга премьера әзерли. "Конек-Горбунок от Ёк до Ок" спектакленең режиссеры - Максим Иванов.  

Казан дәүләт яшь тамашачылар театры Яңа елга премьера әзерли. "Конек-Горбунок от Ёк до Ок" спектакленең режиссеры - Максим Иванов.  

“Петр Ершов бу әкиятне 1834 елда 20 яшендә язган. Әсәр төрле телләргә тәрҗемә ителде. Беренче тапкыр ул 1922 елда сәхнәгә куелган. Әмма күпләр аның мәгънәсен аңламый, “сәхнәгә куярга кирәкме?” - дип еш сорыйлар. Миңа калса, анда илебез өчен мөһим нәрсәләр күп. Шәхсән мине бу әсәр сабыр булырга, тормышка буйсынырга өйрәтә. Әкияттә барыбызга да таныш фәлсәфәләр бар. Әйтик, “бәхетсезлек булмаса, бәхет тә булмас иде“, “юләр кешегә гомере буе бәхет елмая” һәм башкалар. Иван образы үзе үк төрле фикерләр уята. Аның күңеле ачык булганга күрә, язмыш Иванга могҗизалы бүләк ясый”, - дип сөйләде Максим Иванов журналистлар белән узган очрашуда.

Яңа ел тамашасы шоуга, якты утларга, матур эчтәлеккә бай булырга вәгъдә итә. Премьера 19 декабрьдә булачак. Спектакльне шулай ук Яңа ел каникулларында да карарга мөмкин. Билетлар сатуда, әмма чикләнгән.
 

Эльвира ШАКИРОВА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading