16+

Кариев театрының 33нче сезоны нәрсә белән истә калачак?

18 нче июньдә Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 33 нче театраль сезонын йомгаклый. Бу көнне 18:00 сәгатьтә Екатерина Гороховская куелышындагы «Мио, минем Мио!» спектакле күрсәтеләчәк.

18 нче июньдә Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 33 нче театраль сезонын йомгаклый. Бу көнне 18:00 сәгатьтә Екатерина Гороховская куелышындагы «Мио, минем Мио!» спектакле күрсәтеләчәк.

Ә хәзер узган сезонның иң әһәмиятле вакыйгаларын искә алыйк:
33 нче сезонда без 6 премьера тәкъдим иттек: «Корт», «Озын-озак балачак», «Мио, минем Мио!», «Яратып туялмадым», «Тылсымбикә» һәм «Бәхетле көнем»;

6 проектны гамәлгә ашырдык: "TAMGA" III режиссерлар лабораториясе, “Һөнәр” XII Бөтенроссия яшь режиссура фестивале, "Иделкәем & Кариев варислары" фестивале, “Мобиль дәресләр”, "Кариев+", Instagramда онлайн проектлар;

—  5 фестивальдә катнаштык: "Федерация" II Бөтенроссия милли театрлар фестивале (Грозный), III-нче Халыкара балалар фестивале (Мәскәү, Санкт-Петербург), "Идел әкияте" (Атăл юмахĕ) яшь тамашачы театры фестивале (Чебоксар), Төрки халыкларының XV "Нәүрүз" Халыкара театр фестивале, «Арлекин» XVIII Бөтенроссия балалар өчен театр сәнгате фестивале (Санкт-Петербург);

Сойжин Жамбалова куелышындагы "Хикмәт әкиятләре" спектакле "Алтын битлек" Россия милли театр премиясенең "2019-2020 еллар сезонының иң үзенчәлекле спектакльләре" лонг-листына керде, шулай ук Россиянең театр тәнкыйтьчеләре ассоциациясе дипломы белән бүләкләнде.

Сез яратып өлгергән "Озын-озак балачак" премьерасы "Инде" интернет-журналы версиясе буенча ел спектакле дип танылды!

Яңа 34 нче театраль сезон башында ук театрыбыз ике фестивальдә катнашачак:

  — 11-19 нчы сентябрьдә Чечня Республикасы башкаласы Грозныйда  узачак "Федерация" дип III Бөтенроссия милли театрлар фестивалендә “Озын-озак балачак” спектакле тәкъдим ителәчәк.

—  Шулай ук, театрыбыз Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә узачак IV Халыкара балалар фестивале кысаларында “Мио, минем Мио” спектаклен күрсәтәчәк.

Моннан тыш, 2021 елның җәй аенда «ASYL» Бөтенроссия балалар драматургиясе конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлый.
Сезон рәсми рәвештә ябылуга карамастан, Кариев театры онлайн эшчәнлеген җәй айларында да актив дәвам итәчәк. Безнең белән булганыгыз өчен рәхмәт!

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading