16+

Карман авылында бер бала суыткыч эчендә үлгән

Бу хәл качышлы уйнаганда булган.

Бу хәл качышлы уйнаганда булган.

Әлеге коточкыч хәл Башкортстанда булган. Яңавыл райоынның Карман авылында 8 яшьлек бер бала, качышлы уйнаганда, иске суыткыч эченә кереп утырган. СССР чорыннан калган әлеге суыткыч абзар артында торган. Бала яшерен урын таптым дип кергән дә, ишекне ябып куйган, әмма аннары кире ача алмаган, дип яза "Башинформ". Урамда эссе һава торганлыктан, металл да бик нык җылынгач, һава җитмәгәнлектән бала аңын югалткан, ярдәмгә дә чакыра алмаган. Хокук саклау органнары әлеге факт буенча тикшерү үткәрә.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading