16+

Карның 1200 тоннасын чүплеккә озатканнар

Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 5 мең тонна кар чыгарылган. Аларның 3800ен кар эретү пунктларына, тагын 1200 тоннасын чүплеккә озатканнар.

Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 5 мең тонна кар чыгарылган. Аларның 3800ен кар эретү пунктларына, тагын 1200 тоннасын чүплеккә озатканнар.

Юлларны чистартуда 587 эшче һәм 329 берәмлек техника җәлеп ителгән, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты. Сезон башыннан Казан юлларыннан барлыгы 486 мең тонна кар чыгарылган. Шуларның 323 мең тоннасын кар эретү пунктларына, ә чүплекләргә – 163 мең тоннасын җибәргәннәр.

Исегезгә төшерәбез, шәһәр халкы юлларны чистарту буенча мөрәҗәгатьләрне «Ачык Казан»га 063 телефоны буенча, Башкарма комитетның «Минем Казаным»Telegramдагы чат-боты ярдәмендә калдыра ала.

Ишегалларында кар чистарту өчен идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре җаваплы. Йорт яны территориясен җыештыру сыйфаты тиешле нормативларга туры килмәсә яки ниндидер сәбәпләр аркасында торак милекчеләрен канәгатьләндермәсә, алар идарәче оешмага мөрәҗәгать итә ала. Бер үк вакытта «Ачык Казанда» гариза калдыра яки Дәүләт торак инспекциясенә шикаять бирә ала.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading