16+

Каршы як хәрәкәт полосасына чыгу аркасында һәлак булучылар саны арта

2024 ел башыннан Татарстан юлларында 698 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 85 кеше һәлак булган һәм 859 кеше җәрәхәтләнгән.

2024 ел башыннан Татарстан юлларында 698 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 85 кеше һәлак булган һәм 859 кеше җәрәхәтләнгән.

Бу хакта журналистларга Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы Рөстәм Гарипов хәбәр итте.

Аварияләр саны арту сәбәпле, республикада ЮХИДИ инспекторлары нарядларының саны арткан. Баш дәүләт автоинспекторы билгеләп үткәнчә, соңгы ике көндә генә юл-транспорт һәлакәтендә берничә кеше һәлак булган.

Гарипов 19 апрель көнне, Казан белән Йошкар-Ола арасында килеп чыккан һәлакәттә ике кеше һәлак булуын хәбәр итте. Бу - соңгы ике атнада Яшел Үзән районындагы шундый икенче җитди юл-транспорт һәлакәте, бу атнада Нурлат районында да авариядә өч кеше үлгән иде.

 "Мерседес" автомобиле "узарга ярамый" дигән урында каршы як полосада була һәм сулга борылучы Нива машинасына бәрелә. "Нива" тимер өеменә әйләнгән. Анда утырган урманчыларның исән калу ихтималы булмаган диярлек.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading