16+

Картлар йортындагы инвалид пенсионерны гаиләгә яшәргә алырга теләүчеләр бар

2017 елда Татарстанда олы яшьтәге ялгыз кешеләрне гаиләгә яшәргә урнаштыру буенча сынау проекты тормышка ашырыла башлавы мәгълүм.

2017 елда Татарстанда олы яшьтәге ялгыз кешеләрне гаиләгә яшәргә урнаштыру буенча сынау проекты тормышка ашырыла башлавы мәгълүм.

Картлар йортларында эшләүчеләр беренче булып үрнәк күрсәтә. Республиканың Чистай районындагы "Юлдаш" картлар һәм инвалидлар йортында эшләүче Людмила Глинина бер пенсионерны үзенең гаиләсенә алырга теләк белдергән, дип яза "Татар-информ".

Тәрбиягә мохтаҗ беренче төркем инвалид Владимир Матвеев булачак опекуннар белән танышу өчен Глининнар гаиләсендә кунак булган.

"Мәрхәмәтле йөрәкле Людмила Глинина ике бала тәрбияли, шуңа да карамастан ул олы яшьтәге караучысыз калган кешене үз гаиләсенә кабул итәргә карар кылды. Владимир Павлович яңа гаиләсе барлыкка килүенә үзе дә бик шат", - дип белдергән социаль учреждиение җитәкчелеге.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading