16+

Карусельдә булган 15 кеше әле дә хастаханәдә

Оренбург өлкәсендә 6 май көнне «Цепочка» дип аталган карусель җимерелгән. Рәсми мәгълүматлар буенча, 20 кеше зыян күргән, 15 кеше госпитализацияләнгән, аларның хәле авыр. 1 хатын-кыз һәм 10 яшьлек бер бала бик авыр хәлдә, бала реанимациядә. 

Оренбург өлкәсендә 6 май көнне «Цепочка» дип аталган карусель җимерелгән. Рәсми мәгълүматлар буенча, 20 кеше зыян күргән, 15 кеше госпитализацияләнгән, аларның хәле авыр. 1 хатын-кыз һәм 10 яшьлек бер бала бик авыр хәлдә, бала реанимациядә. 

Әле яңа гына ачылган «Оренпарк»та гадәттән тыш хәл 2023 елның 6 маенда көннең икенче яртысында була. Бу вакытта паркта кеше күп була, аттракционда йөрергә теләүчеләр чиратка тезелә. Аны яңа гына эшләтеп җибәргәннәр: биредә өлкәннәр дә, балалар да чиратка тезелгән. Әмма барысы да көткәнчә килеп чыкмый. Тикшерүчеләрнең рәсми мәгълүматлары буенча, техник төзексезлек аркасында шундый хәл килеп чыккан. Аттракционның чылбырлары уралган дип фаразлана.

Биредә булган шаһитлар социаль челтәрләрдә куркыныч кадрлар белән уртаклаша. Аларда балалар һәм өлкәннәрнең кычкырулары, елаулары ишетелә. Карусель җимерелеп төшкәннән соң паника башлана, кемдер балаларга ярдәмгә йөгерә, икенселәре киресенчә. һәлакәт урыныннан качарга тырышкан.

Россия җинаять кодексының иминлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

Оренбург өлкәсе сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, ике пациент авыр хәлдә, әмма аларда тискәре динамика күзәтелми. Хәзер хастаханәләрдә 11 кеше, шул исәптән 5 балигъ булмаган бала дәвалана. Сәламәтлек саклау министрлыгында барлык пациентларның хәле тотрыклы дип билгеләп үттеләр. Хәзерге вакытта 2 кешенең хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә, 7 пациент уртача авыр хәлдә, 2се авыр хәлдә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading