20-23 ноябрьдә Татарстанда һава шартлары сизелерлек начарлана, дип кисәтә синоптиклар.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразларынча, 20-21 ноябрьдә юеш кар ява, 21е көнбатыш районнарда яңгыр да көтелә. Буран булган җирләрдә күз күреме 500 метр һәм аннан да кимрәк булу ихтималы бар. Кайбер районнарда - бозлавык, урыны белән кар көртләре дә булырга мөмкин. 22-23 ноябрьдә яңгыр ява.
Көньяк-көнчыгыштан һәм көньяктан 15-20 м/с тизлектә җил, урыны белән җилнең тизлеге 24 м/с кадәр җитәр дип көтелә. Температурага килгәндә, аның 0 градустан күтәрелүе көтелә.
Комментарийлар