16+

Кайсы паркны матурлатасың килә?

Парк яки скверның кайсысын төзекләндерүне Татарстан кешеләре үзләре сайлаячак. Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында җәмәгать киңлекләре өчен тавыш бирү буенча онлайн-сораштыру 20 июньгә кадәр озайтылды.

Киләсе елда төзекләндерелә торган парклар һәм скверларны сайлау өчен, республикада яшәүчеләрнең ике атнадан артык вакыты бар. Бүгенгә 150 меңнән артык татарстанлы тавыш биргән. Бөтен Татарстан буенча исемлектә 287 объект тора. Һәр тавыш бирүче бары тик үз муниципаль районындагы объектны гына сайлый ала.

Казанлылар шәһәрнең теләсә кайсы районындагы җәмәгать киңлеге өчен тавыш бирә ала. Тавыш биргәннән соң, сораштыруда катнашучы сайлаган район буенча нәтиҗәләр күренәчәк.
Тавыш бирү төзекләндерүгә ихтыяҗ булган объектны күрсәтәчәк. Акциягә 1 июльдә нәтиҗә ясалачак. 2019 елда төзекләндерү программасына кермәгән объектлар 2020-2022 еллар исемлегенә кертеләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading