16+

«Казахстан татарлары» энциклопедик белешмәсе дөнья күрде

Казанда киң җәмәгатьчелеккә "Казахстан татарлары" иллюстрацияле энциклопедик белешмәне тәкъдим иттеләр. Әлеге хезмәт "Татар халкының милли тәңгәллеген саклау (2014-2016)" дәүләт программасы кысаларында Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты тарафыннан әзерләнгән һәм нәшер ителгән.

Казанда киң җәмәгатьчелеккә "Казахстан татарлары" иллюстрацияле энциклопедик белешмәне тәкъдим иттеләр. Әлеге хезмәт "Татар халкының милли тәңгәллеген саклау (2014-2016)" дәүләт программасы кысаларында Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты тарафыннан әзерләнгән һәм нәшер ителгән.

Хезмәтнең бәһасе бик зур, чөнки ул Казахстанның татар диаспорасы турындагы беренче универсаль энциклопедик басма булып тора. Китапта казахстан татарларының милли мәдәнияте, гореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре, милли киемнәре һәм кухнясы турында материаллар тупланган. Моннан тыш, белешмәдә революциягә кадәрге һәм заманча татар мәдәни-агарту җәмгыятьләре, вакытлы матбугат басмалары, иҗат коллективлары турындагы үзенчәлекле материаллар тәкъдим ителә. Казахстанның иҗтимагый, мәдәни һәм фәнни тормышында актив рәвештә катнашкан татарларга да зур игътибар бирелгән. Алар арасында Габдулла Тукай, Латыйф Хәмиди, Камил Муллашев, Габдулхак Ахунҗанов һәм башкалар бар.
Аерым бер блокны Казахстанның татарлар яши торган өлкәләре, шәһәр һәм авыллары тәшкил итә. Шушы урыннар буенча оригиналь карта да төзелгән.
- Минем уйлавымча, бу китап бик зур әһәмияткә ия, чөнки Казахстан татарлары татар халкының зур өлеше. Татарларны Казахстан һәм казахлар белән бик күп нәрсәләр бәйли.
Тарихта безнең уртак Алтын Урдабыз бар, уртак урта гасыр мәдәнияте бар, татарларны казахлар белән тел дә, дин дә берләштерә. Казахстан төрле вакытларында бик күп татарлар өчен Ватан булып торган һәм тора. Без бу басманы әзерләгән вакытта менә шушы уртаклыкларга игътибар итәргә тырыштык, - диде Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев.

Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты җитәкчесе Разил Вәлиев тә энциклопедиянең моңа кадәр чыккан Казахстан татарлары турындагы басмалардан мәгълүматларның тулылыгы белән аерылып торуын әйтте. Әмма шул ук вакытта ул кимчелекләр турында да әйтми кала алмады.

- Энциклопедиягә керми калган кешеләр дә, хаталар да бар, әлбәттә. Мәсәлән, Чыңгыз Айтматовның үзен кертмәсәң дә, әнисен кертергә булыр иде бит. Чыңгыз Айтматовны тудырган, ире төрмәдә вакытта тәрбияләп үстергән Нәгыймә апаны кертү бик тә урынлы булган булыр иде. Индус Таһировның керүе бик яхшы, әмма ни өчен "Казак кызы" дигән даһи әсәр язган Галимҗан Ибраһимов юк? Шулай ук монда казахларның бик күп әсәрләрен татарчага тәрҗемә итеп бастырган Тәүфыйк Әйди дә керергә мөмкин иде. Хаталар дигәннән, Латыйф Хәмиди Мәскәү консерваториясенең татар опера студиясен 1988 елны тәмамлаган дип язылган. Ул 1988 елны берничек тә тәмамлый алмый, чөнки 1983 елда вафат булган, - диде.

"Казахстан татарлары" иллюстрацияле энциклопедик белешмәнең тиражы бик аз - 150 данә генә. Тик киләчәктә шушы һәм башка хаталар, кимчелекләр төзәтелеп, кабаттан нәшер ителү мөмкинлеге турында да фикер алыштылар галимнәр.
- Анысы татарча да нәшер ителсә, тагын да яхшырак булыр иде, - дигән теләген җиткерде Разил Вәлиев.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading