16+

Россиянең Хезмәт министрлыгы гаиләләргә “бәйрәм” уйлап тапты

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тәкъдимендә илебездә 2024 ел – Гаилә елы шигарендә уза.

Россиянең Хезмәт министрлыгы гаиләләргә “бәйрәм” уйлап тапты

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тәкъдимендә илебездә 2024 ел – Гаилә елы шигарендә уза.

Хезмәт министрлыгы башлангычында быелның май аеннан сентябрь аена кадәр “Гаиләнең зур ял көннәре” (“Большие симейные выходные”) проекты гамәлгә ашырыла.

– Татарстан бу проектта актив катнашачак. Чаралар милләтләр традицияләрен саклауга, гаиләләрне ныгытуга, буыннарны очраштыруга, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга корылган, – диде республиканың хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.

Казанда шушы проект кысаларындагы тәүге чара 11-12 майларда була. 11 майда Меңьеллык мәйданында 9.00-13.00 сәгатьләрдә гаиләләргә сувенирлар ясау буенча осталык дәресләре бирелә. Башкалада 18-19 майларда, шулай ук 8 июль – Гаилә көнендә дә чаралар тәкъдим ителәчәк. Программа белән “Год семьи Республика Татарстан” сайтында танышырга мөмкин.

Казан шәһәр Башкарма комитетының яшьләр эшләре буенча комитеты рәисе Алия Заһидуллина таныштырганча, 12 майда “Урам” экстрим паркында 9.00-12.00 сәгатьләрдә гаиләләр өчен мәдәни-спорт чарасы оештырыла. 1 июнь – Балаларны яклау көнендә дә гаилә белән актив ял өчен бәйге-уен программасы булдырыла. 6 июльдә Горький паркында шәһәр күләмендә “Гаилә пикнигы” оештырыла.

Киләсе атнадан Казанда парклар һәм скверлар җәйге программаны башлый.

–Горки-Әмәт урман паркында җәмәгатьчелек бакчасы эшли. Мондый кишәрлек “Салават күпере” торак комплексындагы паркта да булдырылды. Һәр кешенең дә авылы юк, теләгән казанлылар әлеге парклардагы җәмәгатьчелек бакчасында яшелчәләр, чәчәкләр үстерә ала, – диде “Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе” вәкиле Лилия Вәлиева.

Буа районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лилия Садретдинова әйтүенчә, Буа районында Гаилә елы шигарендә төрле мәдәни-спорт чаралары программасы әзерләнгән.

Казанда 10-11-12 майларда “Казан марафоны” үткәрелә.

– Марафон 50нче мәртәбә оештырыла. Быелгы йөгерешләргә инде 25 мең кеше язылды, – диде “Казан марафоны” спорт чаралары үзәге директоры Вадим Янгиров.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading