16+

Казан аквапаркы эшләүдән туктады...

Хәзер Baryonix абонементлар һәм онлайн-билетлар өчен акча кайтаруга гаризалар кабул итә.

Хәзер Baryonix абонементлар һәм онлайн-билетлар өчен акча кайтаруга гаризалар кабул итә.

Бүген Казанда Мәҗит Гафури урамындагы FUN24 күңел ачу үзәгендә урнашкан Barionix аквапаркы эшен туктатты. Бу хакта компания вәкилләре Instagram битендә хәбәр иттеләр.

Ябылу сәбәбе – аренда шартнамәсе тәмамлану. Бинаның яңа хуҗасы белән килешүне озайту турында килешә алмадылар, дип хәбәр ителә. Якын арада бинага капиталь ремонт ясый башлаячаклар.

Хәзер Baryonix абонементлар һәм онлайн-билетлар өчен акча кайтаруга гаризалар кабул итә. Моны 5 сентябрьгә кадәр аквапарк кассасында яки 30 сентябрьгә кадәр FUN24 кассасында эшләргә була. Шулай ук гаризалар электрон почтага кабул ителә. Хатта абонементлар хуҗаларына ФИО күрсәтергә, ә билет сатып алучыларга - почтага килгән чекны беркетергә кирәк.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading