16+

«Казан-Арена»да «Рубин белән көн» оештырылачак

Футбол буенча Россия премьер-лигасының беренче алты туры календаре билгеле.

Футбол буенча Россия премьер-лигасының беренче алты туры календаре билгеле.

 Казанның «Рубин» командасы быелгы сезонда беренче уенны 29 июльдә үзендә «Краснодар» командасы белән үткәрәчәк, тагын өч көннән Мәскәүдә «Динамо» белән очрашачак. Календарьның 7нче турдан башлап калган уеннарына Чемпионнар лигасының төркем этабында катнашучылар билгеле булганнан соң төзәтмәләр кертеләчәк.
Беренчелек башланганчы, 26 июльдә, «Казан-Арена»да «Рубин белән көн» оештырылачак. Бу көнне стадион территориясендәге фан-парк ачылу каралган. Әлеге парк үз эченә төрле күңел ачу комплексын ала, киләчәктә уен булган көннәрдә ул җанатарлар өчен һәрчак ачык булачак.

Шуннан соң команда яңа уенчылары белән таныштырачак. Җанатарлар быел җәй Казан командасының сафларын тулыландырган спортчылар белән якыннан таныша ала. Әлеге чаралардан соң һәркемнең «Рубин»ның өйрәнүләрен карау мөмкинлеге дә бар.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading