16+

Казан блогеры ачлыктан интегә?

Казанда яшәп, соңыннан бөтен әйберләрен сатып ире белән Дубайга күченеп киткән блогер Илүсә Миңнегалиева ашарга ризык калмады дип зарланган.

Казанда яшәп, соңыннан бөтен әйберләрен сатып ире белән Дубайга күченеп киткән блогер Илүсә Миңнегалиева ашарга ризык калмады дип зарланган.

Танылган блогерлар, ирле-хатынлы Илүсә белән Раушан бик арзан бәядән  Гарәп Әмирлекләренә сәяхәт турлары саткан иде. Әмма проблемалар килеп чыкты, дип клиентларына хәбәр итәргә мәҗбүр булганнар. Зыян күрүчеләр саны 900дән артык. Салынган зыян күләме  миллионлап исәпләнә.

Әле шушы көннәрдә генә Илүсә Миңнегалиева ире белән, ашарга ризыгыбыз бетте, дип белдергән. Дәлил өчен ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә ярым буш суыткыч төшерелгән фото урнаштырган. Хатын "кесәләрендә бер тиен дә акча калмавын, икмәк һәм иң кирәкле әйберләр өчен генә акча бар," дип белдергән.

Язмага реакция белдерегез

0

2

2

1

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading