16+

Казан чәчәк ата башлады

Башкалабызда "Чәчәк атучы Казан" проекты башланды. Әлеге проект моннан өч эл элек шәһәр мэры Илсур Метшин тәкъдиме белән гамәлгә кертелгән иде.

Башкалабызда "Чәчәк атучы Казан" проекты башланды. Әлеге проект моннан өч эл элек шәһәр мэры Илсур Метшин тәкъдиме белән гамәлгә кертелгән иде.

Биредә эшмәкәрләр дә, гади халык та шәһәрне яшелләндерүгә үз өлешен кертә ала. Әйтик, узган ел проектта 3 меңләп катнашучы булган. Шәһәрдә чәчәк түтәлләренең гомуми мәйданы 49 мең квадрат метрга җиткән, 13,5 мең чәчәк вазоннары һәм кашполар эленгән. Шәһәрне бизәү өчен 6,5 миллион чәчәк үсентеләре кулланылган.

"Чәчәк атучы Казан" проектына гаризалар flowers.kzn.ru конкурс сайтында кабул ителә. Интернет-тавыш бирү буенча иң актив катнашучылар сайлап алына, алар Рәхмәт хатлары һәм призлар белән бүләкләнә.

Җиңүчеләр көзен билгеләнәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading