16+

Казан өчен татарстанлылар гына түгел, ә Төньяк Кавказның танылган шәхесләре дә тавыш бирә

Татарстан башкаласы Казан Россия Үзәк банкы чыгарачак 200 һәм 2000 сумлык яңа купюралар өчен символлар конкурсында беренче урынга чыкты.

Татарстан башкаласы Казан Россия Үзәк банкы чыгарачак 200 һәм 2000 сумлык яңа купюралар өчен символлар конкурсында беренче урынга чыкты.

Бүген ул 175 979 тавыш җыйган. Икенче урында - Сочи (168 024), Севастополь өченче урынны били (165 129).

Казан өчен татарстанлылар гына түгел, ә Төньяк Кавказ кешеләре дә тавыш бирә икән.

Танылган җырчылар Солтан Хажироко белән Черим Нахушев Казанны яңа банкнотларда урын алырга тиешле иң лаек шәһәр дип саный һәм бу хакта алар үз фикерләрен Инстаграмда да язып калдырганнар.

"Шәһәрләр исемлеген карганнан соң, үзем өчен Казан - илебезнең милләтара һәм динара тынычлык символы дип хәл иттем", - дигән Черим Нахушев, ә Солтан Хажироко аның сүзләрен куәтләп үз фикерен язган.



Конкурс нәтиҗәләре буенча ике шәһәрне сайлап алачаклар. Аннары Россия Үзәк банкы аларның кайсы номиналда сурәтләнәчәген үзе билгеләячәк. Конкурс 7 октябрьгә кадәр дәвам итә. Шул көнне "Россия-1" телеканалы эфирында конкурсның җиңүчеләре игълан ителәчәк.

Тавыш бирү твоя-россия.рф.сайтында уза.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading