Фаҗига Яңа Чишмә районы территориясендә килеп чыккан.
Бүген кичке якта Казан-Чирмешән автобусы һәлакәткә юлыккан. Фаразлар буенча, автобус КАМАЗ белән бәрелешкән. Бу хәл Яңа Чишмә районы территориясендә килеп чыккан.
Фаҗига нәтиҗәсендә автобусның 61 яшьлек йөртүчесе Яңа Чишмә үзәк хастаханәсендә җан биргән. Тагын биш кеше зыян күргән.
0
Комментарийлар