16+

Казан декларациясе кабул ителде

Узган атнада Казанда «Кешелек җәмгыятен саклау - тотрыклы үсешнең алшарты» форумы узды.

Узган атнада Казанда «Кешелек җәмгыятен саклау - тотрыклы үсешнең алшарты» форумы узды.

Чара ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе, Татарстан Хөкүмәте, Татарстан Фәннәр академиясе, "Яңарыш" республика фонды, Казан федераль университеты тарафыннан оештырылды. Форум эшендә Франция, Венгрия, Испания, Әзәрбайҗан, Кытай, Индонезия, Польша, Казахстан һәм башка илләрдән барысы 200 белгеч катнашты. Форумның йомгаклау утырышында алар декларация кабул итте. Татарстанның Дәүләт киңәшчесе, «Яңарыш» фонды җитәкчесе Минтимер Шәймиев сүзләренчә, әлеге документ тарихка Казан декларациясе исеме белән кереп калачак.

- Декларациянең Казан исеме белән аталуы татарстанлылар өчен зур мәртәбә. Документ кешелекне, матди булмаган мәдәни мирасны, гореф-гадәт, тел, тарихны, гаилә традицияләрен, әхлакый кыйммәтләрне саклауны алга сөрә. Күпмилләтле Татарстанның да әлеге өлкәдә тәҗрибәсе зур, без ЮНЕСКО белән актив хезмәттәшлек итәчәкбез, - диде ул.

Алга таба кешелек җәмгыятен саклау проблемасын хәл итү өчен белгечләр даими эшләп торучы эшче орган оештырырга кирәк дигән фикерне алга сөрде. Аның өчен төп мәйданчык итеп Казан университеты сайланды. Университет ректоры Илшат Гафуров әйтүенчә, уку йорты алдында зур мөмкинлекләр ачылачак.

- Казан университетының 200 еллык тарихы бар. Биредә эшләүче укытучыларның яртысы - гуманитар өлкә белгечләре. Без барыбыз бергәләшеп кешелекнең иминлеген саклап калу өстендә эшләячәкбез, - диде ректор.

«Халыкны саклап калу өчен» гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте президентташы, «Хатын-кызның киләчәге» халыкара хатын-кызлар үзәге» хәйрия оешмасы президенты Александра Очирова үзенең чыгышында Татарстанның мәдәни мирасны саклап калуда алып барган нәтиҗәле эшчәнлегенә югары бәя бирде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading