16+

Казан дәваханәләрендә кан оешучанлыгын тикшерәләр

Бүген, 12 октябрьдә, Казан дәваханәләрендә кан оешучанлыгын тикшерергә мөмкинлек бирә торган акция узды.

Бүген, 12 октябрьдә, Казан дәваханәләрендә кан оешучанлыгын тикшерергә мөмкинлек бирә торган акция узды.

Табиб-кардиолог Айсинә Нәбиуллина “ШК” хәбәрчесенә аңлатуынча, анализны кара кан тамырыннан (вена) кан алу юлы белән тапшыралар. Аны иртәнге якта ач карынга бирергә кирәк.

- Әлеге тикшеренүне антикоагулянтлар дигән махсус препатаратлар кулланучы авырулар даими рәвештә узарга тиеш. Бу тромблар барлыкка килүне контрольдә тотар өчен кирәк. Әлеге препаратларны аретмия, ясалма клапаннар, тирән кан тамырлары тромблары булган авырулар кабул итә. Шулай ук кайвакытта инфаркт, инсульт кичергән авыруларга да тәкъдим итәбез, - диде табиб.

Кан оешучанлыгын тикшертер өчен теркәлү урыны буенча теләгән вакытта да мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading