16+

«Казан Экспо» ишекләрен ачты

«Казан Экспо» халыкара күргәзмә комплексы ачылып тын алырга да өлгермәде, анда инде беренче “Юл-2018” халыкара махсуслаштырылган күргәзмә эшли башлады. 2019 елның 22 – 27 август көннәрендә исә әлеге урында WorldSkills Эшче һөнәрләре буенча дөнья чемпионатын узачак.

«Казан Экспо» халыкара күргәзмә комплексы ачылып тын алырга да өлгермәде, анда инде беренче “Юл-2018” халыкара махсуслаштырылган күргәзмә эшли башлады. 2019 елның 22 – 27 август көннәрендә исә әлеге урында WorldSkills Эшче һөнәрләре буенча дөнья чемпионатын узачак.

Республика җитәкчеләре сүзләренчә «Казань Экспо» Татарстан өчен икътисади һәм күргәзмә үсеше тармагында яңа мөмкинлекләр ачачак. 75 831 квадрат метрлы мәйданда 3000 урынлы Идел буе федераль округының иң зур конгресс-холлы, 30 концеренц-залы, күргәзмә өчен павильоннар, 3000 машина кую урыны урнашкан. Казан кунаклары өчен дә бу уңайлы җир булачак. «Казан” аэропорты һәм аэроэкспресстан урамга чыкмыйча гына каплаулы, җылытылган юл аша «Казан Экспо»га күчеп була. Бер сүз белән әйткәндә, яңа күргәзмә мәйданында масштаблы, халыкара чаралар оештырып булачак.

Шуларның берсе 16-18 октябрь көннәрендә үткәрелгән “Юл-2018” күргәзмәсе. Ул Россия Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә туры китереп оештырылган иде. Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин сүзләренчә, бу күргәзмә – юл салучыларның үткән ел өчен финал хисабы.

Махсуслаштырылган күргәзмә тугызынчы тапкыр узудырыла. Беренче мәртәбә ул Мәскәүдән төбәккә – Татарстан Республикасына күчте. Яңа мәйданчык – «Казан Экспо»да – мондый чаралар уздыру өчен бөтен шартлар да тудырылган - диде Игорь Левитин. Әлеге күргәзмә юл төзелеше өлкәсендәге соңгы ачышлар, яңа технологияләр тәкъдим итү чарасы буларак та мәгълүм.
   Шулай итеп «Казан Экспо» беренче чирканчык алды. Ел дәвамында анда яңадан-яңа чаралар оештырылачак. Шул исәптән эшче һөнәрләре фестивале дә.   

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading