16+

Казан хастаханәләрендә коронавируслы, ОРВИ һәм үпкә ялкынсынуы булган 3,9 мең кеше дәвалана

Шәһәрдә инфекцияле пациентлар өчен көйләнгән ятакларның 20 проценты гына буш.

Шәһәрдә инфекцияле пациентлар өчен көйләнгән ятакларның 20 проценты гына буш.

Казан хастаханәләрендә коронавирус, ОРВИ яки үпкә ялкынсынуы диагнозы булган 3,9 мең кеше ята. Бу хакта шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков хәбәр итте. Ул шулай ук Татарстан башкаласында инфекцияле пациентлар өчен койкаларның 20%тан артыгы хәзерге вакытта буш, дип өстәде. 

Июль аенда республиканың сәүдә үзәкләрендә 8 мең кеше, метро станцияләрендә - 11 мең кеше вакцина кадаткан. Татарстанда халыкның вакцинация белән кызыксыну көчле. Жаворонков хәбәр иткәнчә, республикада COVID-19 прививка кампаниясе башланганнан бирле 863 275 кеше прививка ясаткан. Сәүдә үзәкләре  һәм метро станцияләреннән тыш, узган атнада вакцинациянең тагын дүрт вакытлы пункты Казанның мәдәни үзәкләрендә һәм мәдәният йортларында ачылды - бу "Сәйдәш", "Мәскәү", "Залесный" концертлар залы һәм Ленин исемендәге мәдәният йорты.

Билгеле булганча, үзенең бер чыгышында Владимир Путин илдә вакцинацияләүне мәҗбүри куймаска, әмма бу юнәлештә активлыкны арттырырга киңәш итте.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading