16+

Казан хастаханәсеннән короновирус йоктыруда шикләнелгән сигез туристны чыгардылар

«Диамонд Принсесс» круиз лайнерыннан сигез Россия туристын короновирус йоктыруда шикләнеп, Казанның профессор Агафонов исемендәге йогышлы авырулар клиник хастахнәсенә урнаштырылган иде. Бүген аларның барысын да хастаханәдән чыгардылар. Бу хакта Россия Федерациясе сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко хәбәр итте.

Россиянең сигез туристы коронавирус аркасында биредә карантин узган иде. Аларны февраль ахырында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының махсус очкычы белән «Диамонд Принсесс» круиз лайнерыннан (анда берничә кешедә Covid-2019 коронавирусы ачыклана) Казанга алып килгәннәр иде.

«Сез 23 февральдә эшли башладыгыз, бүген исә пациентлар хастаханәдән чыгарылды. Аларның хәле канәгатьләнерлек һәм үзләрен яхшы хис итәләр», — дип мөрәҗәгать итте министр хастаханә персоналына.

Карантинга урнаштырылган пациентлардан көн саен анализ алганнар, тиешле медицина процедуралары үткәргәннәр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading