16+

Казан Кремлендә ТАССРга-100 ел флагы күтәрелде

Татарстанда быел ТАССРга-100 ел тулу бәйрәм чаралары кысаларында, 16 гыйнварда Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты резиденциясендә “ТАССРга-100 ел” флагы күтәрелде.

Казан Кремлендә ТАССРга-100 ел флагы күтәрелде

Татарстанда быел ТАССРга-100 ел тулу бәйрәм чаралары кысаларында, 16 гыйнварда Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты резиденциясендә “ТАССРга-100 ел” флагы күтәрелде.

Сафлык-чисталык мәгънәсен белдергән ак төстәге әләмгә “ТАССРга-100 ел” сүзләре төшерелгән. Татарстан Республикасы Гимны астында күтәрелде флаг.

Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты һәм РСФСР Халык Комиссарлары Советы декреты нигезендә, 1920 елның 27 маенда Автономияле Татар Совет Социалистик Республикасы (АТССР) оеша. 1937 елның 25 июнендә Татар автономияле Советларының Гадәттән тыш XI съезды карары белән республика исемендәге сүзләр тәртибе Татар Автоном Совет Социалистик Республикасы (ТАССР) итеп үзгәртелә.

Казан Кремлендә “ТАССРга-100 ел” флагын күтәрү тантанасында Татарстан Республикасы Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров белән республика Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев катнашты. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның 2019 елның 25 сентябрендәге Указы белән 2020 ел Татарстан Республикасында ТАССР төзелүнең 100 еллыгы елы дип игълан ителде.

- Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 2018 елда “Татарстан Республикасы оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итү турында”гы Указга кул куйды. ТАССРга-100 ел тулу бәйрәме Татарстанда гына түгел, ә Россия күләмендә һәм татарлар яшәгән чит илләрдә дә билгеләп үтелә. Татарстанда, Россия төбәкләрендә һәм татарлар яшәгән чит илләрдә форумнар, конференцияләр уздырылачак, - диде Әсгать Сәфәров. - ТАССР оешуның 100 еллыгы елына рәсми рәвештә старт узган елның 19 декабрендә бирелде. Казан Кремлендә республикабыз оешуның йөз еллыгы флагын күтәрү символик әһәмияткә ия. Флаглар республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә һәм шәһәрләрендә күтәреләчәк.

Әсгать Сәфәров әйткәнчә, республикада ТАССРга-100 ел тулуга багышланган бәйрәмнең төп чаралары 27 майда, 25 июньдә һәм 30 августта оештырыла.

“ТАССРга-100 ел” флагы шулай ук Татарстан Хөкүмәте бинасы каршында да күтәрелде.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading