16+

Казан Ли Куан Ю премиясенә лаек булган

Бөтендөнья шәһәрләр үсеше саммиты кысаларында Татарстан башкаласын махсус билгеләп үтү өчен сайлап алганнар, премия Сингапурда тапшырылган. 

Казан Ли Куан Ю премиясенә лаек булган

Бөтендөнья шәһәрләр үсеше саммиты кысаларында Татарстан башкаласын махсус билгеләп үтү өчен сайлап алганнар, премия Сингапурда тапшырылган. 

Жюри билгеләвенчә, Казан мөмкин булган бөтен мәдәниятның үзәге булып тора, биредә этник һәм дини төрлелек ихтирам ителә. Киләчәктә, шәһәрнең үсеш планы, бай мирас һәм мәдниятлы булуы бәрабәренә, “көчле” шәһәр була ала. 
Үзенең инициативалары ярдәмендә Казанның тормыш сыйфаты өлкәсендәге уңышларын күрсәткәнлеге билгеләп үтелгән. Соңгы ун елда башкалада гомер озынлыгы 9 - елга, туучылар саны 2 тапкырга арткан, абортлар саны - 40 процентка, җинаятьләр 2 тапкырга кимегән.
Бөтендөнья шәһәрләр саммиты алтынчы тапкыр уздырыла. Шул гомер эчендә премияләр Нью-Йорк, Сучжоу, Медельин шәһәрләренә бирелгән. Быел төп премиянең иясе - Сеул. Әмма премияләр советы Гамбург, Токио һәм Сурабаей белән бергә Казан да махсус премиягә лаек дигән фикергә килгән.

Фото: venividi.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading