16+

«Казан марафоны-2017»нең җиңүчеләре билгеле булды

"Казан марафоны"нда Татьяна Арясова һәм Алексей Трошкин җиңү яулады.

"Казан марафоны"нда Татьяна Арясова һәм Алексей Трошкин җиңү яулады.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, Алексей Трошкин 42,2 км дистанцияне 2 сәгать тә 16 минутта узган. Ә Татьяна Арясовага моның өчен 2 сәгать 31 минут вакыт таләп ителгән. Сүз уңаеннан, ул узган ел да җиңүче булган иде. Җиңүчеләргә бүләкләр, марафон символы төшерелгән түбәтәй һәм 100 мең сумлык акча бирелде.

Моннан тыш, марафонда җырчылар Нюша, Эльмира Калимуллина, Россия Дәүләт Думасы депутатлары Марат Бариев һәм Ирек Зиннуров, Татарстан Премьер-министры урынбасары Васыйл Шайхразиев, республиканың яшьләр эшләре һәм спорт минстры Владимир Леонов, сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, татар эстрадасы җырчылары һәм башкалар төрле дистанциягә йөгерде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading