16+

Казан марафонында җиңүчеләргә 100 мең сум акча һәм түбәтәй бүләк иттеләр

Бу якшәмбе Казан халкы йөгерергә чыкты. «Казан марафоны» 10 мең кеше җыйды, шәһәр Россиянең иң яхшы йөгерүче башкаласына әйләнде.

Бу якшәмбе Казан халкы йөгерергә чыкты. «Казан марафоны» 10 мең кеше җыйды, шәһәр Россиянең иң яхшы йөгерүче башкаласына әйләнде.

Безгә илнең 75 төбәгеннән, дөньяның 25 иленнән иң яхшы спортчылар килде. Йөгерүдә Казан мэры Илсур Метшин, премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев, республиканың яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, махсус кунак - җырчы Нюша да катнашты.

Яшьләр эшләре һәм спорт министры, башкаларга үрнәк итеп, өч һәм ун чакрым аралыкны үтте.

- Узган ел да катнашучылар саны буенча рекорд куйган идек. Быел, Конфедерация Кубогы узу сәбәпле, маршрутны бераз үзгәрттек. Нәтиҗә түгел, ә катнашу мөһим. Йөгерүдән тыш, спортчылар дөньяда бик аз санда калган Ак барска ярдәм итә, - диде Владимир Леонов.
Шулай ук марафон кысаларында инде икенче ел рәттән «Стоп ВИЧ/СПИД» чарасы уза. 19-20 май көннәрендә һәр кеше махсус пунктларда бушлай тест уза алды.

Җырчы Нюша, йөгерү -үзеңне формада тоту өчен иң яхшы чара, ди.
- Мин һәрвакыт спорт режимында. Кызганыч, старт алдыннан аз гына аягымны авырттырдым. Ләкин бүген барлык катнашучыларны да рухландырасым килде, шуңа да халык белән бергә өч чакрымга йөгердем, - диде ул.

Нюша әле Конфедерация Кубогы илчесе дә.
Сәламәтлек саклау министры да җәйне, аеруча ял көннәрен бушка уздырмаска өнди. Марафонда Адел Вафин өч чакрым аралыкны узды.
- Отпуск вакытында ун көн эчендә 154 чакрым таулар буенча йөгердем. Шуңа да бүгенге аралык җиңел бирелде. Безнең организм бик рәхмәтле. Аңа спорт кына кирәк. Йөрәк сәгать кебек эшләргә тиеш, - ди министр.

Спортчы Сергей Каменев Орел шәһәреннән «Казан марафоны»на дип махсус килгән. Бу аның өченче марафоны.
- Кайчандыр үземә, ­Россиянең өч башкаласында марафон (42,2 чакрым) йөгерәм, дигән максат куйдым. Санкт-Петербург, Мәскәүдә булдым. Әлбәттә, спорт башкаласы - Казанны да читләтеп үтә алмадым. йөгерү минем өчен сәяхәт итү чарасы. Гадәттә, барлык марафоннар да шәһәрнең иң матур, тарихи урыннары аша уза. Казан да бик матур, «тәмле» шәһәр, - ди егет.

Татар эстрадасының биюче-җырчысы Мөнир Рахмаев та марафонга килгән. Сәхнәдәге дәртле чыгышлары аңа бер әзерлексез бүген өч чакрым аралыкны узарга ярдәм иткән.

- Киләсе елга ун чакрым йөгерәм. Спорт минем өчен ят нәрсә түгел: футбол, хоккей уйныйм, тренажер залына йөрим. Мин монда үзем генә түгел, иҗатташ дусларым - Айгөл Рәхимова, Ландыш Нигъмәтҗанова, Булат Бәйрәмов, Ләйсән Гимаева да килде. Үз нәтиҗәләрем белән канәгать. 14 минутта йөгереп килдем, - ди Мөнир.

Оештыручылар сүзләренчә, «Казан марафоны»н үткәрү шәһәргә 25 миллион сумга төшкән, ләкин кергән керем бермә-бер артык. Әйтик, узган елны 90 миллион сум җыелган иде.

Марафонның абсолют җиңүчеләре дип ирләр арасында - Алексей Трошкин, хатын-кызлар арасында Татьяна Арясова танылды. 42,2 чакрым аралыкны Алексей 2 сәгать 16 минутта үтсә, Татьяна аннан бары 15 минутка гына соңлады. Җиңүчеләргә 100 мең сум акча һәм марафон символы сурәтләнгән түбәтәй бүләк иттеләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading