16+

Казан марафонында 16 ил катнаша

Якындагы ял көннәрендә Татарстан башкаласында язның төп җиңел атлетика вакыйгасы – Казан марафоны узачак.

Якындагы ял көннәрендә Татарстан башкаласында язның төп җиңел атлетика вакыйгасы – Казан марафоны узачак.

Бөтен илдән һәм чит илләрдән меңләгән профессиональ спортчылар һәм һәвәскәрләр шәһәрнең үзәк урамнары буйлап йөгерәчәк. KZN.RU порталы ярышлар турында иң мөһим мәгълүматны җыйды.

Казан марафоны кайчан узачак? 

Казан марафоны 27 нче һәм 28 нче майда узачак. Ярышларның беренче көнендә балалар стартлары, ползункиларда һәм 3 км дистанциягә йөгерүләр узачак. Якшәмбе, 28 нче майда, 42,2 км марафон дистанциясенә һәм 21,1 км ярыммарафон дистанциясенә, шулай ук 10 км дистанциягә йөгерүләр үткәреләчәк. Трасса буйлап туклану һәм көч җыю нокталары урнашачак. 

Ярышларга ничә катнашучы теркәлгән? 

Ярышларда катнашу өчен дөньяның 16 иленнән һәм Россиянең 80 гә якын төбәгеннән 11 меңнән артык кеше гариза биргән. Иң популяр дистанцияләр – 10 км, икенче урында – ярыммарафон йөгереше, өченчедә 3 км йөгерү булган. Бу хакта ТР спорт министры урынбасары Илдар Садриев «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә хәбәр итте. 

Спортчылар нинди урамнар буйлап йөгерәчәк? 

Старт ноктасы булып Ташаяк урамы, 2а адресы буенча урнашкан Үзәк стадион һәм манеж торачак. Анда спортчылар үзләренең старт пакетларын ала, киенә, оештыру мәсьәләләрен хәл итә алачак. 

Марафон маршруты Казанның төп истәлекле урыннары аша уза, ә трасса үзе үрләрсез һәм төшүләрсез диярлек, шома һәм тигез. 

Марафон вакытында нинди юллар ябылачак? 

Ярышларга әзерлек һәм уздыру вакытында шәһәрдә Уң як Болак һәм Сул як Болак, Ташаяк, Батурин, С.Хәким, М.Сәлимҗанов, Кремль дамбасы һәм башка урамнар буенча хәрәкәт чикләнәчәк. Участокларның тулы исемлеген сылтама буенча күрергә мөмкин. Шулай ук җәмәгать транспорты хәрәкәте маршрутлары үзгәрәчәк. 

Марафон вакытында нинди чаралар узачак? 

Үзәк стадион манежында ВИЧ-инфекциягә бушлай тест үткәреләчәк. Табиблар 26 нчы майда 14:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр кизү торачак. Шимбә көнне ВИЧ-статусын 10:00 дән 18:00 гә кадәр, җомга көнне 10:00 дән 14:00 гә кадәр тикшерергә мөмкин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading